ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Халык инспекторы»ндагы хәбәрләр өчен түләүләрне алу тәртибен аңлаттылар

0

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Халык инспекторы» кушымтасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итеп, түләүләрне ничек алырга икәнен аңлатты.

«Бүген әлеге кушымта барлык популяр маркетларда (RuStore, Google Play, App Store) да бар, ягъни бүген анда керергә һәм күчереп алырга, ягъни иске кушымтаны яңартырга мөмкин. Авторизация узу өчен үзеңнең «Дәүләт хезмәтләре»ннән логин һәм пароль кертергә кирәк», - диде Илья Начвин.

Кушымтаны ачкач, кулланучы язманы башлау өчен кызыл кнопкалы төп тәрәзәне күрә. Язма телефон галереясендә автомат рәвештә саклана. Кагыйдә бозу урынын теркәү өчен смартфонда геомәгълүматларны кушарга кирәк. Навигатор белән проблемалар туса, координаталарны кулдан кертергә мөмкин.

Бүләк рәвешендәге значок түләүләр бирелергә тиешле кагыйдә бозулар категориясенә күрсәтә.

«Түләүне алу өчен, банк картасы беркетелгән телефон номерын күрсәтергә кирәк. Алга таба бу мәгълүматларны үзгәртергә мөмкин», - диде ул.

Гаризага аңлатма һәм контакт мәгълүматларын беркетергә була. Аннары гариза тикшерүгә җибәрелә. Автоинспектор, материалларны өйрәнгәч, кагыйдә бозуның булу-булмавы хакында карар кабул итә. Расланган очракта, гаепле кешене җаваплылыкка тарту турында карар чыгарыла. Шуннан соң гариза бирүче вәгъдә ителгән түләүне ала, дип ачыклык кертте Илья Начвин.