ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Владимир Соловьев Татарстан турында: Илебезнең башка төбәкләре өчен үрнәк

0

Татарстан Россиянең башка төбәкләре өчен туган телне саклау өлкәсендә үрнәк була ала. Бу хакта Россия Журналистлар берлеге башлыгы Владимир Соловьев «Бөтен Россия-2024» XXVIII заманча журналистика форумы кысаларында «Татмедиа» АҖнең уңышлы тәҗрибәләрен тәкъдим иткәндә белдерде.

Ул аерым белдергәнчә, республикада телне бик саклыйлар һәм анда өлкәннәр өчен генә түгел, ә барлык яшь категорияләре өчен дә татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары күп.

«Мине «Шаян» балалар телеканалына алып килгәч, шаккаттым. Илдә беркайда да андый нәрсә юк, кечкенә балалар үзләре тәүлегенә 24 сәгать телеканалны эшли. Шул ук вакытта алар иң танылган мультфильмнарны да татар теленә тәрҗемә итә», – дип сөйләде Соловьев.

Туган телне саклау мәсьәләсе туса, Татарстанны һәрвакыт үрнәк итеп куям, дип өстәде ул.