ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Тамбов мөселманнары яраланган махсус операция хәрбиләре өчен пылау әзерли

0

Тамбов мөселманнары яраланган махсус операция хәрбиләренә ярдәм күрсәтә. Тамбов өлкәсенең Тамбов шәһәре мөселманнары җирле дини оешмасы әгъзалары атна саен шәһәрдә санитар поездларны каршы ала. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Поездлар бер сәгать дәвамында шәһәрдә тора. Хәрбиләргә һәм табибларга яңа әзерләнгән пылау алып киләләр. Чираттагы шундый хәйрия акциясе 14 сентябрьдә узды.

«Атна саен санитар поездларны каршы алабыз. Хәрбиләр үзләре әйтүенчә, аларны башка бер җирдә дә Тамбовтагы төсле каршы алмыйлар. Вокзалда ук егетләребезгә сәламәтлек сорап дога кылабыз», - дип сөйләде Тамбов шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы рәисе Абдрәһим Ильясов.

Яраланганнарның бер өлешен Тамбов госпиталенә җибәрәләр. Мөселман җәмгыяте рәисе сүзләренчә, анда алар янына даими рәвештә Тамбов гыйбадәт йортына йөрүчеләр килә, өй ризыклары, азык-төлек продуктлары, гигиена чаралары алып килә. Абдрәһим Ильясов мөселман хәрбиләр белән дини темаларга сөйләшә, диелә хәбәрдә.