ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Чиләбедә татар телен өйрәнү курслары башлана

0

Чиләбе шәһәрендә татар телен өйрәнү өчен бушлай курслар башлана. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы хәбәрендә әйтелә.

Дәресләрне Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясе гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Сания Шевченко үткәрә.

Татар теле курслары шимбә көнне 9.00-10.30 сәгатьләрдә (балалар һәм олылар) оештырыла.

Дәресләр Чиләбе шәһәренең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 81нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Чиләбе шәһәре, Кулибин урамы, 58) бинасында була.

«Дуслар! Татар теле кызыклы һәм якын булган һәркемне әлеге курсларга чакырабыз», - диелә хәбәрдә.