ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Миңнеханов Казан авиация заводында механик эшкәртү үзәге төзелеше темпларын бәяләде

0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Туполев» АҖ директорлар советы рәисе, концернның филиалы — С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заводта Рөстәм Миңнеханов төзелүче берничә объектны, шул исәптән Казан авиация заводы механик эшкәртү үзәге төзелә торган мәйданчыкны карады. Әлеге цех Ту-114 авиалайнерларын җитештерү өчен кирәк. Аны узган елның ноябрендә төзи башладылар.

Татарстан Рәисенә үзәкне булдыру эшләренең югары темплары һәм аларны тәмамлауның якынча сроклары турында сөйләделәр. Аннан соң республика җитәкчесе һәм аны озата йөрүче затлар озын үлчәмле станоклар участогында, Ту-214 агрегат һәм тулысынча җыю корпусында (аны механик эшкәртү үзәге белән бер үк вакытта төзи башладылар) һәм башка цехларда булды.

Аннары Миңнехановка логистика үзәкләре төзелеше барышы турында хәбәр иттеләр. Шулай ук композит җитештерү өчен цехлар төзү, линияле җитештерү өчен реконструкция һәм яңадан җиһазлауга каралган мәйданчыкны тәкъдим иттеләр.

Предприятие конференц-залында Татарстан Рәисе «Туполев» АҖ директорлар советы утырышын уздырды. Анда Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе генераль директоры Юрий Слюсарь, генераль директорның беренче урынбасары — «Туполев» АҖ филиалы Казан авиация заводы директоры Николай Савицких, «Туполев» АҖ идарәче директоры Константин Тимофеев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Туполев» конструкторлык үзәге булдырачак, анда Ту-214не модернизацияләячәкләр.