ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Парламент фракцияләре Дәүләт Советы Рәисе вазифасына кандидатураларын тәкъдим итте

0

VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына «Бердәм Россия» парламент фракциясе Фәрит Мөхәммәтшинны, КПРФ фракциясе – Хафиз Миргалимовны тәкъдим итте. Бу хакта VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре оештыру комитеты утырышында билгеле булды, дип яза «Татар-информ».

«Дәүләт Советы Рәисе вазифасына башка кандидатуралар булса, алар җиденче чакырылыш парламентының беренче утырышында каралачак», - диде оештыру комитеты секретаре Лилия Маврина.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифасына исә КПРФ фракциясе Хафиз Миргалимовны, ә «Бердәм Россия» Марат Әхмәтов белән Юрий Камалтыновны тәкъдим итте.

«Бу мәсьәләләр Дәүләт Советының сайланган Рәисе компетенциясендә, әмма фракцияләр тәкъдимнәрен әзерләде. Фракцияләрнең барлык тәкъдимнәре утырыш секретариатына юлланачак, ә ул аларны Дәүләт Советының сайланган Рәисенә тапшырачак», — дип аңлатты Маврина.

Парламент секретаре вазифасына «Бердәм Россия» Лилия Мавринаны тәкъдим итте, ә КПРФ кандидатурасын кертмәде.

Моннан тыш, оештыру комитеты Дәүләт Советында сигез комитет формалаштырырга тәкъдим итте. Депутатларның шәхси гаризалары нигезендә сигез кеше Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетында эшләргә теләк белдергән. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында – 12, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетында – 12, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетында — 15, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында — 12, Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында — 8, Социаль сәясәт комитетында — 15, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында 12 кеше эшләргә тели.

«Барлык депутатлардан гаризалар кабул ителде. Депутатларның барысы да фракцияләр тәкъдимнәре һәм үзләренең шәхси гаризалары нигезендә комитетлар буенча бүленде. Комитет рәисләрен сессиядә сайлау өчен комитетлар үзләре тәкъдим итә. Дәүләт Советының беренче утырышында тәнәфес вакытында комитетлар утырышы узачак. Анда комитет вәкилләре утырышта тәкъдим итү өчен кандидатуралар сайлаячак. Шул ук вакытта кандидатураларны фракцияләр тәкъдим итә ала», — дип билгеләде Маврина.

«Бердәм Россия» фракциясе Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе вазифасына – Альберт Хәбибуллинны, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе вазифасына — Леонид Якунинны, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе итеп — Андрей Егоровны, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе вазифасына — Азат Хамаевны, Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп — Светлана Захарованы, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе вазифасына Айрат Зариповны тәкъдим итте.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе вазифасына бердәмроссиялеләр Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов кандидатурасын тәкъдим итә. VI чакырылыш Дәүләт Советында әлеге комитетны Лотфулла Шәфигуллин җитәкләде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе вазифасына фракция Александр Чубаровны тәкъдим итте. Алдагы чакырылыш Дәүләт Советында ул әлеге комитет рәисенең урынбасары булды. Комитетны Шакир Ягудин җитәкләде.