Камалтынов Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе итеп сайланды
Юрий Камалтынов җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе итеп сайланды. Фракциянең парламентта узган утырышында бер тавыштан шундый карар кабул ителде, дип яза «Татар-информ».
«Ышаныч күрсәткән өчен рәхмәт. Безнең алда зур, җитди эш тора. Фракциянең төп бурычы – Дәүләт Советы депутатының вәкаләтләренә керүче процедуралар аша партия сәясәтен алып бару», - диде Камалтынов.
Альберт Хәбибуллин һәм Ольга Воронова аның урынбасарлары итеп билгеләнде.
Парламентка 100 кешедән 99 депутат сайланды. Шулардан 50 кеше – партия исемлекләре буенча, 49 кеше – бер мандатлы округларда.
Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» - 76,75 процент, КПРФ – 10,54 процент, ЛДПР – 4,41 процент, «Яңа кешеләр» – 4,21 процент, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен» партиясе 3,27 процент тавыш җыйды.
Парламентта «Бердәм Россия» вәкилләре күпчелекне тәшкил итә: 86 депутат сайланды, шуларның 52се урыннарын саклап калды.