ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Гөлназ Җиһангирова: Безнең кыйблабыз – чит илдә милли мирасыбызны саклау һәм таныту

0

Төркиянең Анталия шәһәрендә ачылган «Татарстан» мәдәният җәмгыяте татар халкының мәдәнияте, сәнгате белән киңкырлы таныштыру максатын куйган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Анталиядә яшәүче музыка белгече, композитор, шагыйрә, «Татарстан» мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова сөйләде.

Ул быел җәй башында «Татарстан» мәдәният җәмгыяте рәсми рәвештә теркәлгәнен әйтте. «Безнең кыйблабыз – чит илдә милли мирасыбызны саклау һәм таныту. Үз ана телебездә сөйләшеп, әдәби-музыкаль очрашулар, китап уку кичләре оештырып, рәсем, милли бизәкләр, ризыклар аша татарларыбызның кул эшләренә ничаклы оста булуын күрсәтү максатын күздә тотып яшибез», - диде әңгәмәдәш.

Гөлназ Җиһангирова әйтүенчә, халкыбызның милли-тарихи мирасын, киңкырлы сәнгатен таныту максатында төрле чаралар, халыкара проектлар тормышка ашырылып барачак.

Сүз уңаеннан, 13-15 сентябрьдә Анталия мэриясе оештырган «Йөрек-төрекмән» фестивале уза. Гөлназ Җиһангирова анда татарлар өчен аерым чатыр бирелгәнен әйтте. «Бик ныклап әзерләнәбез. Чатырны милли төсмерләрдә бизәячәкбез, кунакларны милли ризыклар белән сыйлаячакбыз. Чатыр янындагы ачык сәхнәбездә Казаннан килгән һәм Төркиядә яшәүче музыкантлар, биючеләр концерт куячак», - дигән иде җәмгыять җитәкчесе.

«Анталиядә татарларны зыялы, тәртипле, юмарт халык дип беләләр. Амин. Һәрвакыт шулай булсын!» - дигән теләктә калды Гөлназ Җиһангирова.