ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

0

Иртәгә, 15 сентябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарлану фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге кисәтә.

Республикада урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

  • Бофорт шкаласы буенча, җилнең тизлеге секундына 13,9 дан 17,1 метрга кадәр булса, җил көчле дип санала. Мондый җилгә каршы бару авыр, бу вакытта агач кәүсәләре чайкала. Су өстендә дулкыннар өелә, сыртлар өзелә, күбек җил уңаена полосалар булып ята.

Элек «Татар-информ» якын көннәрдә Татарстанда җәйге һава торышы нормадан 5-8 градуска җылырак сакланачак, дип хәбәр иткән иде.