ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның бурычларын бетерү чараларын киңәйтәчәкләр

0

Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларны, ветераннарны һәм аларның хатыннарын бурычларыннан азат итү өчен билгеләнгән чаралар санын киңәйтә торган закон проекты әзерләнгән. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү хөкүмәт эшендә өстенлекле юнәлеш булып торуын искәртте. Шуңа күрә гамәлдәге чараларны киңәйтү турында карар кабул ителде.

Дәүләт бүләге алган яки хәрби хәрәкәтләр зонасында бурычларны үтәгәннән соң хезмәттән азат ителгән хәрбиләр банклар белән кредит килешүе буенча йөкләмәләрне туктатырга, шулай ук коммуналь хезмәтләр буенча вакыты чыккан түләүләр өчен бурычларны түләтүдән һәм мондый эшләр буенча башкарма җыемнарны түләүдән азат ителергә мөмкинлек алачак.

«Тиешле закон проекты Хөкүмәт тарафыннан әзерләнгән, - дип билгеләп үтте Премьер. - Аны Дәүләт Думасындагы коллегаларыбыз да оператив рәвештә карый алырлар дип өметләнәбез».