ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Егермедән артык ил лидеры Казанда БРИКС саммитында катнашуын раслады

0

20дән артык дәүләт лидеры Казанда булачак БРИКС саммитында катнашачагын раслады инде, өстәвенә аларның саны арта бара. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков БРИКС Медиасаммиты киңлегендә хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Бездә инде 20гә якын расланган чакыру бар, ягъни 20гә якын ил Казандагы саммитта лидерлар дәрәҗәсендә катнашачакларын раслады», - диде дипломат.

«Бу исемлек киңәюен дәвам итә, конкрет персоналияләр буенча мәгълүмат үз вакытында биреләчәк», - дип ачыклык кертте Рябков.

Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә узачак. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру — республика өчен зур хөрмәт һәм җаваплылык икәнен искәртте. Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунак кабул итәчәк.