ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Социаль фондта ана капиталы акчасыннан айлык түләүне рәсмиләштерү тәртибен аңлаттылар

0

Татарстанда өч яшькә кадәрге 7,8 мең баланың ата-анасы ана капиталы акчасыннан ай саен түләү ала. Ел башыннан Татарстан буенча Россия социаль фонд бүлеге гаиләләргә 407,4 млн сум күчергән. Бу хакта бүген бүлекчәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ана капиталы акчасыннан айлык түләүне рәсмиләштерү төбәктә гаиләләргә 2018 елдан башлап җан башына уртача керем күләме бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумыннан ике тапкырга артмаган очракта мөмкин булды. Бу түләүне алучыларның саны көн саен үзгәрә, чөнки гаиләләрнең керемнәре дә үзгәрә. Ана капиталы акчасыннан айлык түләү күләме Татарстанда балаларга билгеләнгән яшәү минимумы күләменә тигез»,- дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га матбугат хезмәтендә.

Айлык түләү җан башына уртача керем ике яшәү минимумы күләменнән кимрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда хәзер бу бер кешегә аена 26,2 мең сум, димәк, 2024 елда республика халкы өчен түләү күләме 12,7 мең сум тәшкил итә.

«Быелдан түләү сорап мөрәҗәгать итәргә һәм бала туган айдан башлап акча алырга мөмкин булган чор арттырылды. Әгәр айлык түләү алу турында гариза бала туганнан алып алты ай эчендә бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан гамәлгә ашырыла. Калган очракларда ул мөрәҗәгать ителгән айдан билгеләнә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Ана капиталы акчасыннан айлык түләүне алуга гаризаны Россия социаль фонд сайтында шәхси кабинет аша, дәүләт хезмәтләре сайтында һәм бүлекчәнең клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәкләрдә шәхсән үзең бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә.