ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Новосибирск өлкәсендә XVI Татар яшьләре себер фестивале башланды

0

Новосибирск татар мәдәнияте йортында XVI Татар яшьләре себер фестивале старт алды. Бу хакта Новосибирск татар мәдәни үзәге хәбәр итә.

Бүген иртә таңнан мастер-класслар башланып китте. «Чыбыктан үрү» мастер-классын Зөлфәр Имамов уздыра.

«Татар аш-суы» мастер-классында исә Нәсимә Бабкина («Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Колыван районы Умар (Юрт-Ора) авылындагы филиалы җитәкчесе) һәм Алисә Тимеркәева (Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы Новосибирск өлкәсе «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе) белән Чат татарлары ризыгы – «Санса» пешерергә өйрәнгән. Делегатлар ризыкны барлык катнашучылар өчен әзерләгән.

Шулай ук «Новосибирск татарлары» баш мөхәррире Виктория Купцова «Инфостильдә язабыз» дип исемләнгән кызыклы мастер-класс үткәрде, диелә хәбәрдә.