ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Питрәч районы башлыгы итеп Рәис Сөләйманов билгеләнде

0

Бүген Питрәч районы Советы утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - район башлыгын сайлау. Депутатлар бертавыштан Рәис Сөләйманов кандидатурасы өчен тавыш бирде.

Быел апрель аеннан Илһам Кашапов Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллеге башлыгы вазифасына күчү сәбәпле, ул Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән иде.

Сөләймановның бөтен хезмәт биографиясе азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эше белән бәйле. Аның кешеләр, хезмәт коллективлары белән эшләү тәҗрибәсе зур. Актив җәмәгать эше алып барды, ике чакырылыш Дәүләт Советы депутаты булып сайланды (2014 елдан) һәм үз сайлаучыларының күп кенә наказларын уңышлы хәл итүгә булышлык итте.

Рәис Сөләйманов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, хезмәттәшләренә күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «Бу зур дәрәҗә! Сезнең белән бергә без зур эшләр башкарачакбыз», — диде район башлыгы.