ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Эльмира Галимова: «Кол Шәриф» операсының зур сәхнәдә яңгыравы турында хыялланам

0

Композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгалары һәм эпосларына нигезләнгән, «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән концертын тәкъдим итү конференциясендә «Кол Шәриф» операсын зур сәхнәдә кую теләге турында сөйләде.

«Кол Шәриф» операсының зур сәхнәдә яңгыравы турында хыялланам. Республика җитәкчелеге бу әсәргә игътибар итәр һәм аны сәхнәдә күрсәтергә мөмкинлек бирерләр дип ышанам. Чөнки «Кол Шәриф» – ул республикабыз бренды, ул мәңгеләштерергә кирәк булган образ. Аны һичшиксез мәңгеләштерергә кирәк», – диде композитор.

«Кол Шәриф» операсы ТАССРның 100 еллыгына багышлап әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен Татарстан Хөкүмәте гранты нигезендә язылган. Аның премьерасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивалендә булган.

«Бу әсәр миңа бик кадерле, чөнки мин аны нәкъ менә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан яздым. Мин аны язарга грант оттым, әсәрне иҗат итү шартлары бик кырыс иде. Нибары 5 ай эчендә 4 акттан торган опера ясарга кирәк булды, бу – 2,5 сәгатьлек музыка. Хәзер үзем дә моны ничек булдыра алуым турында уйланам, мин бу тема белән «авырдым», ул минем өчен бик кадерле булды», – дип искәртте Эльмира Галимова.