«Актаныш» радиосы 90.0 FM ешлыгындагы «Күңел» радиосына кушылуны бәйрәм итте
Бүген Актанышта «Күңел» радиосы дулкыннарының районыбыз территориясендә тарала башлавына багышланган зур бәйрәм узды. 90.0 FM ешлыгында эшләүче «Күңел» радиосына «Актаныш» радиосы да кушылачак. «Җырлы сәяхәт» дип аталган бәйрәм концертын актанышлылар көтеп алды, тамашачы бик күп иде. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәрчесе Ләйсән Газизова яза.
«Җырлы сәяхәт» дип аталган бәйрәм концертына тамашачы күпләп килгән иде. Әлеге чара Актаныш районында Чаллының «Күңел» радиосы эшли башлавына багышланды. 1930 нчы еллардан бирле эфирга чыгып килүче Актаныш радиосы да «Күңел» дулкыннарында сөйли. Радиолагычларны моның өчен 90.0 FM ешлыгына көйләргә кирәк.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевнең сәламнәрен тапшырды һәм аның исеменнән татар милли җанлы районыбыз җитәкчесе - Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зариповка рәхмәтен җиткерде.
«Узган ел Татарстанда бердәнбер булган, тарихта беренче тапкыр искиткеч заманча төзекләндерелгән «Татмедиа» филиалы «Актаныш-информ»ның яңа бинасын ачтык. Заманча җиһазландырылган радио эшли башлады. Болар барысы да район башлыгы Ленар Зариповның зур булышлыгы белән эшләнде. Актаныш - милләтебезнең бишеге. Актаныш – телне, миллләтне үстерүдә стратегик район. Бу зур район», – диде ул.
«Бүген Актанышта «Күңел» радиосы ачыла. Бу «Актаныш» радиосына да тәүлек дәвамында тыңлаучылар белән элемтәдә булырга мөмкинлек тудыра. Бурыч - «Актаныш» радиосының «Күңел» радиосы белән бергә эшләвенә ирешү, татар телендә, туган телебездә җырларны тарату, хәбәрләр, яңалыклар җиткерү, әңгәмә форматында аралашу, районың күренекле шәхесләре турында, район халкының тарихы турында сөйләү», – диде ул.
Аның сүзләренчә, бүген радио социаль челтәрләр кебек үк халык белән якын элемтә урнаштыру чарасы. «Радионың тагын бер мөмкинлеге – район Башкортстан, Удмуртия белән чиктәш. Бу республикаларда бик күп татарлар, туганнар, дуслар яши. Актаныш радиосын анда да тыңлыйлар. Алга таба да бергәләп сөенеп эшләргә насыйп булсын», – диде Шамил Садыйков.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район халкы исеменнән «Татмедиа» җитәкчелегенә «Күңел» радиосының Актанышта эшли башлавы уңаеннан рәхмәт белдерде. «Күңел» радиосының күңеле бар. 1997 елдан эшләүче «Күңел» радиосы Кама аръягында татарча сөйләүче бердәнбер радио иде. Бүгенге бәйрәмне оештыручыларга, катнашучы артистларга рәхмәт. Татар халкы авыр вакытта да, шатлык килгәндә дә җырлаган. Махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау кайтып, «Күңел» радиосын тыңлап, күңелле итеп яшәргә язсын», - диде ул.
«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова, «Актаныш-информ» директоры Айнур Гыймадиев та тыңлаучыларны алга таба да бергә булырга чакырдылар.
«Җырлы сәяхәт» концертында Фирүзә Хафизова, Илназар, Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтова, Рәфис Кәлимуллин чыгыш ясады.