ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Татарстан контракт буенча хезмәткә җыю лидерларының берсе булды

0

Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында контракт буенча хезмәткә җыюда лидерлыкка чыкты. Бу хакта «Аргументы и факты» басмасы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Контракт төзергә теләүчеләр Татарстанга барлык төбәкләрдән килә. Контракт төзегән очракта аларга бер тапкыр 2 млн сум бирелә, башка төбәкләрдә яшәүчеләргә һәм чит ил гражданнарына рәсмиләштерү вакытында юл йөрү һәм яшәү өчен түлиләр.

Татарстан хәрби хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан өйрәнүләр уза. Татарстанда контракт төзүченең хәрби частьне һәм белгечлекне сайлау мөмкинлеге бар. Контрактны имзалаганнан соң ук хәрбиләр бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү, кием-салым, кирәкле әйберләр һәм медикаментлар комплекты ала.

Татарстан хәрбиләренә махсус хәрби операция зонасында да ярдәм дәвам итә. Атна саен республикадан алгы сызыкка конвойлар җибәрелә, алар хәрбиләргә азык-төлек, туганнарыннан хатлар, транспорт, маскировкалау челтәрләре, рацияләр һәм башка кирәкле әйберләр алып бара. Хәрбиләрнең гаиләләре республика хакимияте опекасына алына.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Россия Саклану министрлыгы белән контрактны республиканың теләсә кайсы шәһәрендә һәм районында төзергә мөмкин.
  • Моның өчен 8(800)222-59-00 (Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен) һәм 117 номеры (Татарстанда яшәүчеләр өчен) буенча гариза калдырырга, хәрби комиссариатка яки сайлап алу пунктына килергә була.