ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Инвалид коляскасындагы Буа кешесе махсус операция зонасына сигезенче тапкыр ярдәм илткән

0

Буада яшәүче Михаил Баранцев, инвалид коляскасында булса да, махсус хәрби операция башыннан ук хәрбиләргә ярдәм җыя һәм илтә. Узган атнада ул сигезенче тапкыр йөк илтүдә катнашты. Бу юлы волонтерлар Кременная һәм Дебальцево шәһәрләрендә булды. Алар юл буендагы кайбер торак пунктларда да туктаган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Ул дуслары махсус хәрби операциягә киткәч тә, аларга ярдәм итә башлады. Хәзер бу эштән башка яши алмый. Аның кулында һәрвакыт телефон. Егетләр үзләренә кирәкле әйберләрне сорый. Без бергә исемлек яздык. Район халкы да, якташлар да, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм башка шәһәрләрдән яхшы кешеләр дә бик ярдәм итте. Һәркемгә рәхмәт», - дип сөйләде Михаилның хатыны Ксения.

Ярдәмне өч ай дәвамында җыйдылар. Бу юлы махсус операциядә катнашучыларга эш кораллары, төзелеш материаллары, газ плитәләре, маскировкалау челтәрләре, газ баллоннары, тимер челтәрләр һәм продуктлар тапшырылды.

Хәзер көз, хәрби хезмәткәрләр чыланмасын һәм авырмасын өчен, аларга яңгырдан саклаучы япкычлар һәм җылырак киемнәр җибәргәннәр.

«Аларның кер юу мөмкинлеге юк, шуңа күрә без өске киемнәрне күбрәк җибәрдек. «ГАЗель»не тутырдык, якташ геройларга шулай ярдәм итә алуга бик шат», — дип өстәде Ксения.

Михаил белдергәнчә, волонтерлар хәрбиләргә Җиңү белән кайтканчы ярдәм итәчәк.

Материал Әлфинур Йосыпова катнашында әзерләнде.