ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Актаныш һәм Мөслим районнарында «Күңел» радиосы эшли башлады

0

«Күңел» радиосы Актаныш һәм Мөслим районнарында эшли башлады. Хәзер бу радионы Актаныш һәм Мөслимдә дә ишетеп булачак.

«Актаныш һәм Мөслим районнарында «Күңел» ешлыклары ачылу – безнең радио тарихында зур вакыйга. Без бу көнне бик көттек. Актаныш халкы белән без күптәннән таныш идек: алар «Күңел» радиосын бик күп еллар онлайн рәвештә тыңладылар. Мөслим районында «Күңел» радиосы 67,79 УКВ ешлыгында эшләгәндә, мөслимлеләр безне актив тыңлыйлар иде. Ул якларда безнең радио тота иде. Бик күпләп килгән котлау хатлары да шушы Мөслим районыннан булды», – ди «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова.

Актаныш һәм Мөслим районнары радиосы да «Күңел» ешлыгы кысаларында эшләячәк.

«Аларның үзләренең җирле радиолары да эшләячәк, Актанышта да шулай ук. Алар «Күңел» ешлыгында берничә сәгатькә кереп алачаклар. Бу тыңлаучыларга берьюлы ике радио тыңлау мөмкинлеге бирә. Җитәкчелеккә, «Татмедиа» җәмгыятенә, агентлыгына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Актаныш районы һәм Мөслим районы башлыкларына да рәхмәт. Алар безне колач җәеп каршы алдылар. «Күңел»не яратканнарын күрсәттеләр һәм «Күңел» радиосының кирәклеген ассызыкладылар», – дип аңлатты Лилия Мәхмүтова.

Бүген шул уңайдан Мөслимдә татар эстрадасы җырчылары катнашында «Җырлы сәяхәт» дип аталган бәйрәм концерты була.