ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Путин: 34 ил БРИКС эшенә кушылу теләге турында белдерде

0

БРИКС эшенә кушылу теләге турында инде 34 ил белдерде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин БРИКС дәүләтләренең иминлек мәсьәләләре белән кураторлык итүче югары лидерлары белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда катнашучылар арасында БРИКСның тулы хокуклы яңа әгъзалары вәкилләре булды. Алар бергәлеккә 1 гыйнвардан кушылды.

Россия лидеры билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу БРИКС һәм «БРИКС плюс/аутрич» саммитына әзерлекнең мөһим этапларының берсе булып тора. Саммитны 22-24 октябрьдә Татарстан башкаласында уздыру планлаштырыла.

Октябрь саммитында лидерлар партнерлыкны үстерү турында фикер алышачак. Моннан тыш, Путин ассызыклаганча, БРИКСның иминлек өлкәсендәге сынауларга җавап бирүдә, шул исәптән киберҗинаятьчелек һәм террорчылыкка каршы көрәшүдә шактый зур тәҗрибәсе бар.