ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Нурлатның Аксумла авылы халкы махсус операция башланганнан бирле 2 мең окоп шәме ясаган

0

Нурлат районы Аксумла авылында яшәүчеләр инде ике ел буе махсус операция хәрбиләре өчен окоп шәмнәре ясый. Моның өчен авыл халкына эретелгән парафин, картон битләре, буш консерва банкалары һәм алгы сызыктагы хәрбиләребезгә ихлас ярдәм итү теләге кирәк.

Аксумла Мәдәният йорты махсус операция башланганнан бирле авыл волонтерлары җыела торган урын булган. Игелекле эшне башлап җибәрүче – Мәдәният йортының сектор бүлеге мөдире Алсу Донскова. Биредә чын тыл дип аталучылар атнага берничә тапкыр җыела.

Мәдәният йортының зур булмаган бинасы берничә эш зонасына бүленгән. Шуларның берсендә, зур өстәл артына утырып, Елена Хвасева белән Юлия Туймышева җитез хәрәкәтләр белән озынча итеп киселгән тыгыз катыргы кисәкләрен төрә һәм калай банкаларга урнаштыра. Сүз уңаеннан, банкаларны бөтен округ буйлап диярлек авылларда яшәүчеләр җыя.

«Якындагы авылларда яшәүчеләргә дәштек. Үзебез дә кибеттә төрле консервалар алыштырабыз. Шулай җыела», - диләр алар.

«Ничек ярдәм итмисең инде? Анда бит безнең егетләр, үзебезнекеләр. Безнең Аксумладан гына да махсус операциягә 8 кеше китте. Һәркайсына ярдәм итәсе, җылылык бүләк итәсе килә. Шәм ясыйм һәм аның уты безнең солдатларны җылытачагын күз алдыма китерәм. Әлбәттә, Ходай аларны сакласын өчен догалар да укыйм», - дип уртаклашты Елена Хвасева. Ул авылда иң өлкән волонтер.

Шушы 2 ел эчендә авыл халкы фронтка 2 меңләп окоп шәме җибәргән. Җирле волонтерлар әйтүенчә, көз җитү белән аларга ихтыяҗ арта.

Аксумлада яшәүчеләр махсус операция хәрбиләренә окоп шәмнәре белән генә ярдәм итеп калмый, араларында «Вкусняшки для победы» хәрәкәтенең актив әгъзалары да бар.

«Токмач кисәбез, киптерү өчен яшелчәләр әзерлибез, камыр ризыклары пешерәбез. Кыскасы, теләсә нинди эшкә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Бөтенебез берләшкән очракта гына Җиңүне якынайта алачакбыз», - дип дәвам итте Алсу Донскова.

Аның өчен волонтерлык инде яшәү рәвешенә әйләнгән. Хәрби хезмәткәрләргә аларның ярдәме ничек кирәк булуы турында ул барыннан да яхшырак белә. Аның ире - Дон позывнойлы хәрби шулай ук контракт буенча махсус операциядә катнаша. Монда, тылда, хатын-кызның хуҗалык һәм волонтерлыкта төп ярдәмчеләре – кызы Дарина һәм улы Тимур.

«Алар анда, алгы сызыкта, безне яклый. Бары тик аларның тырышлыгы белән генә без гадәти тормыш белән яши, эшкә йөри, ял итә алабыз. Алар боларның барысыннан да мәхрүм ителгән чакта һәркайсыбыз көченнән килгәнчә егетләргә хәрби бурычларын үтәргә ярдәм итәргә тиеш», - дип районда яшәүчеләрне изге эшкә активрак кушылырга чакыра Аксумла авылы халкы.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Ләйсән Галиева катнашында әзерләнде.