ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Түбән Новгородта «Без – татарлар» спартакиадасы 27-28 сентябрьдә була

0

27-28 сентябрьдә Түбән Новгородта милли спорт төрләре буенча II «Без – татарлар» спартакиадасы уза. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Спартакиада «Түбән Новгород» стадионында үткәрелә.

Чараны оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Түбән Новгород өлкәсе Спорт министрлыгы.

«Безгә Идел буеның 8 төбәгеннән яшьләр командалары киләчәк. Үзебезнең өлкә командасы да формалаштырыла», диелгән хәбәрдә.

Командалар арасында түбәндәге ярышлар була:

  • капчык бәрешү
  • гер күтәрү спорты
  • көрәш
  • таяк тарту
  • аркан тарту
  • уктан ату
  • кул көрәштерү
  • бер аякта килеш көрәшү

Рәсми бүләкләүдән соң барлык теләүчеләр өчен милли уеннар була. Тамашачылар каршында профессиональ һәм җирле артистлар чыгыш ясаячак. Милли тәм-томнар һәм атрибутикадан күргәзмә-сату оештырылачак, диелә хәбәрдә.