ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Зәйдән дүрт бертуган махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итә

0

Зәйдән дүрт бертуган махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итә. Бүгенге көндә иң кече энеләре туган якка ялга кайтты, дип хәбәр итә «Зәй яңалыклары».

Егетләр Димитрово авылыннан, 1нче мәктәптә белем алганнар. Юрий армиядә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, аннан Зәйдә тимер юлчы булып эшләгән. Беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына 2023 елның гыйнварында контракт төзеп кечеләре Юрий китә.

«Мин контракт төзү турында карарга дусларымның, танышларымның махсус хәрби операциягә китүләре, кайберләренең инде һәлак булулары этәрде. Авыр вакытта алар белән, терәк буласым килде. Ничек инде алар ил өчен катлаулы вакытта анда булганда, монда кала алыйм дип уйладым», - ди хәрби хезмәткәр.

2023 елның сентябрендә аның үрнәгендә бертуган абыйлары Алексей һәм Александр да контракт төзеп Ватан сагына баса. 2024 елда Андрей махсус операция зонасына хезмәткә китә. Бертуганнардан хәрби зонада Алексей белән Юрий бергә хезмәт итә. «Александр белән Андрейны күптән күргәнем булмаса да, аралашып торабыз, алар белән барысы да тәртиптә икәнен беләм», - ди Юрий.

Алар гаиләсендә биш бала – дүрт ул, бер кыз үскән. Кечкенәдән үк бер-берсенә ярдәмләшеп, терәк булып үскәннәр. Егетләр сеңелләренә ярдәм итеп торалар.

Хәзерге вакытта Юрий кече Ватанына ялга кайтты. Бу аның дүртенче мәртәбә туган якларда булуы, бер мәртәбә яралану сәбәпле, кайткан булган. Ялында хәрби фатирына ремонт ясый. Шулай ук сугышчан иптәшләрен дә кайгырта. Кайбер сугышчан дусларына хәрби батырлыклары өчен тиешле бүләкләр тапшырылмавына борчыла ул. Бу сорау белән район башлыгы янына да кергән.

Юрий хәрби зонада күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт һәм Россия Саклану министрлыгы бүләкләренә лаек булган: II дәрәҗә «Батырлык өчен», «Жуков», «Суворов», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Ул махсус хәрби операция зонасында обмундирование, туклану буенча барысы да тиешле тәртиптә булуы турында әйтә.

«Безгә гуманитар ярдәм Россиянең төрле төбәкләреннән килә. Элегрәк Курсктан да килә иде, Оренбургтан бик еш җибәрәләр. Безнең Зәй хатын-кызларыннан маскировкалау челтәрләре белән исемле посылкалар алабыз», - ди ул.