Касыймда Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр
Рязань өлкәсе Касыйм шәһәре һәм районы мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне, ягъни Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе (Рязань мөхтәсибәте) баш имам-мөхтәсиб Рәшит Бултачеев Пәйгамбәребез турында сөйләде, күренекле татар дин белгече Габделхак Саматов редакцияләгән «мәүлид китабы»н укыды, ул Мәүлид аенда укыла. Чарада катнашучылар Изге Коръән укыды, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтте һәм нәшидлар башкарды.
Касыймда «Татар әкияте» этнокафесында милли ризыклар бәйрәме узды. Рязань мөхтәсибәте һәм мәхәллә кешеләре Касыйм районы җирле мөселманнар дини оешмасының актив әгъзасы Равил Терегуловның гаиләсенә җылы кабул итүе һәм табын өчен рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.