ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Массакүләм мәгълүмат чаралары: Эрдоган Казанга БРИКС саммитына киләчәк

0

23-24 октябрьдә Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Казанга БРИКС саммитына киләчәк. Бу хакта Haber Global телеканалы чыганакларына сылтама белән РИА «Новости» яза.

Аныкланганча, Татарстан башкаласына сәфәренә кадәр Төркия Президенты Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясендә булачак. Моның өчен ул Нью-Йоркка оча һәм 21-26 сентябрьдә анда була.

Өстәвенә, Казанда саммиттан соң Эрдоганның Бакуга очышы планлаштырылган, анда 12-13 ноябрьдә ул СОР-29 климатик саммитында катнаша. Ә тагын 18-19 ноябрьдә Төркия Президенты Бразилиядә G20 саммитында катнашырга җыена.

Моңа кадәр Төркия БРИКСка тулы форматлы әгъзалыкка гариза биргән, аны һичшиксез караячаклар, дип хәбәр ителгән иде. Шулай ук Эрдоган Россиянең БРИКС саммитында катнашу турындагы чакыруын кабул итте.