ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Камал театры Мәскәүдәге гастрольләрне Юрий Соломин истәлегенә багышлады

0

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Мәскәүдә Кече театр сәхнәсендә уза торган гастрольләрен сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин истәлегенә багышлады. Ул агымдагы елның гыйнварында вафат булды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гастрольләр Фәрит Бикчәнтәевнең «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» (Мәхмүд Галәүнең романы буенча) спектакле белнә башланды, ул быел «Алтын битлек» премиясенә ия булды.

Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Кече театр труппасы белән идарә итүче Россиянең халык артисты Владимир Бейлис һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте

«Без бу көнне биш ел көттек. Һәм менә бүген без бу сәхнәдә. Безнең театр белән Кече театрны күптәнге дуслык бәйли. 2007 елдан башлап без бу мәйданчыкта эшләдек. Бүген зиратта булдык, Юрий Мефодьевич Соломин каберенә чәчәкләр куйдык. Бу гастрольләрне аның истәлегенә багышладык», - диде Бикчәнтәев.

1988 елдан СССРның халык артисты Юрий Соломин Кече театрның сәнгать җитәкчесе була. Нәкъ менә аның ярдәмендә Кече театр белән Камал театры арасында күпьеллык дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. «Мине татар театрында халыкның күңеле, мәрхәмәте җәлеп итә. Театрның үз традицияләрен ныгытуы мөһим. Татар актерлары барысын да үзләре аша үткәрә», - диде ул.

Камал театры гастрольләре Мәскәүдә 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Кече театрның тарихи сәхнәсендә һәм Зур Ордынка сәхнәсендә тагын биш спектакль күрсәтеләчәк. Алар — «Бию пәрие», «Санаулы кичләр», «Зәңгәр шәл», «Көзге кайтаваз» һәм «Ситса туй».