«Алтын минбәр»дә Хөсәен Фәезханов турында «Мулла Хөсәен» фильмының премьерасы узды
10 сентябрьдә Казанның «Родина» кинотеатрында «Алтын минбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең конкурстан тыш программасында мәгърифәтче, дин әһеле, шәрык белгече Хөсәен Фәезханов турында «Мулла Хөсәен» (Мулла Хусейн) документаль фильмының премьерасы булды. Фильм рус телендә.
- Фильмның режиссеры - Гүзәл Шакирҗанова. Фильм Россия Диния нәзарәтенең «Мәдинә» нәшрият йорты заказы буенча төшерелгән. Аның фәнни консультанты һәм идея авторы - Хөсәен Фәезхановның иҗатын танытуга зур көч куйган Россия Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов.
«Бу фильмны озак еллар әзерләдек, төшерү төркеме төрле шәһәрләргә йөрде. Мин уйлаганча, матур фильм булып чыкты. Әлбәттә, бу блокбастер түгел, сериал түгел, бу мәшһүр шәхес турында фильм. «Хөсәен Фәезхановны ишеткән бар, ләкин кем икәнен белмибез», диләр. Киноны карагач, нәрсә эшләгәнен белгәч, галимнәрне карагач, кеше ниндидер нәтиҗә ясый ала. Ул академиклар белән дин әһелләре арасында күпер булган шәхес», - диде «Мәдинә» нәшрият йорты директоры Илдар Нуриманов.
«Мулла Хусейн»ны карарга 30дан артык кеше килгән иде. Кинофильм сәгать ярым вакыт дәвам итәргә тиеш иде, ләкин техник сәбәпләр аркасында, фильм соңрак башланды. Оештыручылар якын арада фильмны Интернетка йөкләргә вәгъдә итте. Премьерадан соң, фильмны төшерүдә ярдәм итүчеләргә медальләр тапшырылды.
Фильмда хәзер Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында туган, Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкерте булган Хөсәен Фәезханов турында сүз бара. Аның Бәрәскә мәдрәсәсендә, Казанда укуы, Санкт-Петербургка китүе, соңыннан Мәскәүдә эшләве, Оренбургка дәваланырга киткәч тә фән белән шөгыльләнүе сурәтләнә. Төшерү төркеме ул булган шәһәрләрнең барысына да барган.
1857 елда, озак еллар тырышканнан соң, Фәезханов татарлардан беренче буларак Санкт-Петербург университетына укытучы булып урнаша алган. Ул башта рәсми рәвештә эшкә урнаша алмый, шуңа күрә студентларның өйләренә барып төрек, татар телләрен укытырга мәҗбүр була. Көнчыгыш факультеты студентлары ректордан «Мулла Хөсәенне» укытучы итеп алуны сорыйлар. Бу - университет тарихында беренче шушындый очрак.
Фильмда Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Шәрык кулъязмалары институты директоры Ирина Попова, Россия Милли китапханәсе мөдире Ольга Васильева кебек белгечләр, Россия Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин кебек дин әһелләре Хөсәен Фәезхановның эшчәнлегенә бәя бирә һәм аның авыр, каршылыклы һәм кыска тормыш юлы турында сөйли.
Мәсәлән, галимнәр аның 1858 елда 3 ай буе Тышкы эшләр министрлыгының төп архивында эшләп, Кырым ханнарының ярлыкларын туплап, эшкәртеп, күчереп язып 1000 биткә якын «Кырым ханлыгы тарихы» китабын әзерләве хакында сөйли. Бу китапны Хөсәен Фәезханов әзерләсә дә, ул аның авторы дип күрсәтелмәгән.
«Шәрыкны өйрәнгән галимнәрнең хезмәтләренең күбесе Фәезханов әсәрләре нигезендә язылган икән. Бу минем өчен ачыш булды. Белемле, зыялы татар кешесен алар үзләренең империя масштабындагы фәнни хезмәтләрен язганда файдаланганнар. Кайберләре исемнәрен күрсәтеп тә тормаган. Шушындый зур эшләр башкарып та ул авыр шартларда яшәгән», - диде «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире урынбасары Ленар Гобәйдуллин.