ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Яңа Чишмә районы хәрбие Жуков медале белән бүләкләнде

0

Яңа Чишмә районының Рус Чабаксары авылыннан махсус операциядә катнашучы Евгений Россия Президенты Владимир Путин карары белән Жуков медале белән бүләкләнде. Хәрби хезмәткәр бүләкне хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен алды.

Евгений 2022 елның көзендә мобилизацияләнгән һәм шуннан бирле махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итә.

Фото: © ТР Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте

Жуков медале - яу кырында үзләрен күрсәткән хәрби хезмәткәрләргә бирелә торган дәүләт бүләкләренең берсе.

2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 млн сумга кадәр акча бирелә. Хәрбиләргә түләнә торган акча арту республикада түләүләрнең артуы белән бәйле.

Фото: © ТР Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.