ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Балтачта «Автобабай-2024» район конкурсы була

0

Балтачта «Автобабай-2024» район конкурсы була. Конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Лилия Һадиева яза.

«Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге һәм Балтач ДОСААФы 17 сентябрь көнне «Автобабай-2024» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.

Конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала. Машина үз исемнәрендә булуы шарт!

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. 17 сентябрь көнне катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының теркәлү документлары булуы шарт.

Конкурс 17 сентябрь көнне сәгать 9.00дә ДОСААФта башлана.