ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Татарстанда +28 градуска кадәр җылы булачак

0

Чәршәмбе, 11 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, сизелерлек явым-төшем көтелми.

Иртән республикада урыны белән томан булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, тизлеге 5-10 м/с.

Көндез температура +23...+28 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, сентябрьдә Татарстанда һава температурасы нормадан 2 градуска югарырак фаразлана.

«Антициклон республикага югары температура фонын алып килде. Болытлар юк диярлек, шулай ук явым - төшем дә күзәтелми», – дип сөйләде «Татар-информ» га ТР Гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь.