Татарстанда кызамык белән авыручы 10 кешене хастаханәгә салганнар
Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында кызамык белән авыручы 10 кешене хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Татар-информ»га республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Агентлык мәгълүматлары буенча, авыру чегән диаспорасы вәкилләре арасында таралган, кызганычка, кызамыкка каршы прививкалары булмаган. Авырулар белән аралашучылар ачыкланган. Барлыгы 350 кеше, шул исәптән балалар.
«Яшел Үзән районы җитәкчелеге Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре белән вазгыятьне контрольдә тота», – дип белдерделәр ведомствода.
Муниципалитет территориясендә авыруның таралуына юл куймау буенча барлык кирәкле чаралар, шулай ук вакцинация үткәрелә, дип өстәделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.