Путин Вьетнам Президенты Казанга БРИКС саммитына килә алыр дип өметләнә
Россия Президенты Владимир Путин Вьетнам Президенты То Ламның Казанга БРИКС саммитына киләчәгенә өмет белдерде. Ул 22-24 октябрьдә уза. Россия лидеры шулай ук күптән түгел булган тайфунның фаҗигале нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Путин Вьетнам Милли Җыены рәисе Чан Тхань Ман аша Вьетнам лидерына иң яхшы теләкләрне тапшыруны сорады. Искәртик, РФ Президенты Ман белән 10 сентябрьдә Мәскәүдә очрашты.
Үз чиратында, Ман Путинны һәм россиялеләрне Россия Федерациясенең ирешкән уңышлары белән котлады.
«Россия сәяси һәм икътисади тотрыклылыкны саклый, тулаем эчке продукт күләме арта һәм Россия халыкара аренада үз ролен, позициясен арттыра. Без Россияне беренчел партнерларның берсе дип саныйбыз. Россия белән хезмәттәшлекне ике ил халыклары файдасына – тынычлык, тотрыклылык һәм төбәктә һәм дөньяда үсеш өчен активлаштырырга телибез», - дип өстәде спикер.