«Татар-информ» Россия Цифрлы үсеш министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
«Татар-информ» коллективы Kazan Digital Week вакыйгаларын профессиональ яктыртулары өчен Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» халыкара форумының ябылу тантанасында узды.
«Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов һәм Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Рәхмәт хаты тапшырды.
Kazan Digital Week форумының миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуга, импортны алмаштыру һәм импортка яңа товар чыгару бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны туплауга ярдәм итү, халыкара хезмәттәшлектә Россия лидерлыгының нигезе буларак, технологик суверенитет һәм мәгълүматлар суверенитетын тәэмин итү.