ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

«Бердәм Россия»дә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны бәяләделәр

0

«Бердәм Россия» өчен Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау югары оештыру дәрәҗәсендә узды, дип белдерде журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышыннан соң җитәкче урынбасары — «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты аппаратының партия төзелеше бүлеге башлыгы Светлана Гыйниятуллина.

«Бердәм Россия» өчен сайлау кампаниясе югары дәрәҗәдә оештырылган рәвештә узды. Сайлаучыларның безнең партияне хуплавы, Татарстанда яшәүчеләрнең республика исемлеге буенча да, бер мандатлы округлар буенча да безнең кандидатлар өчен тавыш бирүе бик сөендерә», - дип белдерде партия вәкиле.

Искәртик, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 67нче утырышында VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре расланды. Республика сайлау округы буенча һәм 49 бермандатлы сайлау округы буенча тавыш бирү нәтиҗәләре дөрес дип танылды. 34 номерлы Чистай округында тавыш бирү процедурасы округ сайлау комиссиясе карары белән өстәмә рәвештә кандидатлар тәкъдим итү һәм аннан соңгы сайлау тәртибе гамәлләрен үтәү өчен 1 декабрьгә кадәр кичектерелде.