ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»дән 86 депутат – бу бик зур җаваплылык

0

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш республика парламентына сайлау нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Партия югары ышанычка иреште. Республика парламентының 100 депутатыннан 86сы «Бердәм Россия»дән сайлану — бу бик зур җаваплылык. Кешеләр яңадан сайланган депутатлар актив булып, гомумреспублика бурычларын хәл итү буенча эшләячәк, дип ышана һәм өметләнә», — дип белдерде сәясәтче.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советына сайланган бердәмроссиялеләр якын көннәрдә беренче чиратта хәл итәргә тиешле бурычларны искәртте. Бу, аерым алганда, комитетлар рәисләре һәм аларның урынбасарлары постларына кандидатуралар сайлау, партия фракциясен булдыру.

«Сайлау кампаниясенә килгән кешеләр үз тавышын бирде, безне сайлау кампаниясе барышында кабул ителгән үтенечләрне үтәү буенча эш көтә. Иң мөһиме — республикабызның үсеш темпларын саклап калу һәм үстерү», — дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин, ышаныч белдергәннәре өчен сайлаучыларга рәхмәт җиткереп.

«Бердәм Россия» ТАССта узган брифингта һәм Генераль совет президиумы белән Югары совет бюросының уртак утырышында сайлауларга якынча нәтиҗәләр ясады. Утырышта видеоэлемтә режимында партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре дә катнашты.

«Бердәм Россия» 35 мең мандатка 36 меңнән артык кандидат тәкъдим итте һәм барлык төбәкләрдә дә ышанычлы җиңү яулады. Шул рәвешле ул илнең алдынгы сәяси көче статусын чираттагы тапкыр исбатлады, дип белдерде партиянең Югары советы Рәисе Борис Грызлов.

«Сайлаучылар [Россия] президент [Владимир Путин] сәясәтен хуплады һәм безнең партиягә хакимият һәм идарәнең барлык дәрәҗәләрендә Президент курсын уздыруны ышанып тапшырды. Бу кампаниянең төп нәтиҗәсе – моңарчы күрелмәгән яңартылу дәрәҗәсе, дип саныйм. Партиядән җиңүчеләрнең 80 процентыннан артыгы — яңа кешеләр. Без партия өчен кадрлар ротациясе никадәр мөһим булуны бик яхшы аңлыйбыз», - дип билгеләде сәясәтче.

Сайлау кампаниясенең якынча нәтиҗәләре буенча, Татарстан парламенты 40 проценттан күбрәккә яңартыла. Татарстан тавыш бирергә килүчеләр саны буенча икенче урында — 71,63 процент. Сайлауларда партия тәкъдим иткән ике махсус операция катнашучысы — Россия Герое Рәсим Баксиков һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев ышанычлы җиңү яулады. «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов та җиңде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре буенча бердәм республика сайлау округы буенча беркетмәләрнең 100 процентын эшкәрткәннән соң «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе 76,75 процент җыйган.