ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Тукайда балалар булган йортка ут төртүдә гаепләнүче хатын-кызны присяжныйлар хөкем итәчәк

0

Узган елның июнь аенда Тукай районының Сәет авылында җиде кешенең гомерен өзгән фаҗига булды. Илмира Гарданова йортында янгын чыкты. Хатын-кызның бу вакытта өйдә булган ире, абыйсы, әнисе һәм дүрт баласы һәлак булды. Илмира исә, үз чиратында, янгын чыкканда йорт яны участогында була.

Соңрак экспертлар янгын булган урында янучан матдә эзләре тапты, бу алдан ниятләнгән ут төртү булган, дип фаразларга нигез булды. Илмира Гардановага карата милекне ут төртеп юк итү нәтиҗәсендә берничә кешенең үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Шулай ук хатын-кызны гомумкуркыныч ысул һәм аеруча рәхимсезлек белән җиде кешене (шул исәптән балигъ булмаган балаларны) үтерүдә гаепләделәр.

Гаепләүләр авыр булуга карамастан, Гарданова сак астында тормый һәм җинаятькә катнашы булуны инкяр итә. Аның мөрәҗәгате буенча эшне присяжныйлар суды караячак.

Бүген ябык режимда присяжныйлар сайлау узды. Алга таба тикшерү ачык режимда үткәреләчәк, әмма суд залында видео төшерү тыела.