Чүпрәле районы җәмгыяте директоры Кече Чынлы урта мәктәбенә җиңел автомобиль бүләк итте
Чүпрәле районы «Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуров Кече Чынлы урта мәктәбенә өр-яңа «Нива» маркалы җиңел автомобиль бүләк итте. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова хәбәр ителә.
Урта мәктәп директоры Фәнил Җамалетдиновка автомобильнең ачкычларын тапшырганда, «моннан соң төрле чараларга һәм олимпиадаларга бару өчен транспорт эзләп йөрмәссез», диде Барис Гафуров.
Шулай ук ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга яңа уку елы уңаеннан 5әр мең сум акча да бирде.
Бүгенге көндә Кече Чынлы урта мәктәбендә 70тән артык бала укый. Быел беренче сыйныфка 4 бала килгән.