ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Казан аэропорты эшендәге вакытлыча чикләүләрне гамәлдән чыгардылар

0

Казан аэропортында самолетлар очып китү һәм төшүгә кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарырылды. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан» аэропорты эшенә кертелгән чикләүләр 09:00 сәгатьтән гамәлдән чыгарырылды. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты авиарейслар кабул итә һәм җибәрә», – диелгән хәбәрдә.

Аэропорт иртәнге 7:00 сәгатьтән авиарейсларны вакытлыча кабул итмәде һәм җибәрмәде. Казанга очып килүче самолетлар Түбән Кама, Самара һәм Ульяновскидагы запас аэродромнарга җибәрелде. Росавиациядә хәбәр итүләренчә, вакытлыча чикләүләр гражданнар һава суднолары очышларының иминлеген тәэмин итү өчен кертелгән.

Моннан тыш, башкала аэропортларында – Внуково, Домодедово һәм Жуковский аэропортларында да чикләүләр кертелгән иде. Алар 07:58 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) гамәлдән чыгарырылды.