ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

«Kazan Digital Week»та нейрочелтәрнең «ЛизаАлерт»ка ничек ярдәм итүен аңлаттылар

0

Пилотсыз очучы аппараттан бер фотографияне 0,6 секунд эчендә эшкәртү мөмкинлеге бирә торган нейрочелтәрне куллану нәтиҗәсендә кешеләрне эзләү күпкә тизрәк була башлаган. Бу хакта Kazan Digital Week форумы кысаларында узган матбугат конференциясендә «ЛизаАлерт» ирекле эзләү-коткару отряды матбугат хезмәте җитәкчесе Адриана Расписная хәбәр итте.

«Пилотсыз очучы аппаратларны без 2018 елда ук актив куллана башладык, интенсивлыкны арттырдык һәм югалганнарны таптык. Ләкин фотографияләрне анализлауга бик күп вакыт һәм кеше ресурслары сарыф ителә иде. Хәзер бездә цифрлы ысул-корал бар – бер фотографияне 0,6 секунд эчендә анализлый торган нейрочелтәр. Сыйфат буенча мондый башка ысул-кораллар әлегә юк», - дип сөйләде спикер.

Ул 87 яшьлек пенсионер хатын-кызның өйдән чыгып югалуы очрагын мисал итеп китерде. Дрон һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә аны 45 минут эчендә эзләп тапканнар, ә төркемнәр белән эзләгән очракта бөтен территорияне өйрәнү өчен 80 сәгатькә кадәр вакыт кирәк булган булыр иде.

Әмма кимчелек тә бар: дрон урманлы җирләрдә нәтиҗәле эшли алмый, анда югалган кешеләрне элеккечә төркемнәр ярдәмендә эзләргә туры килә. Әмма тиздән мондый технология дә барлыкка килер, дигән өмет белдерде Расписная.

Кешеләрне эзләү эшен уңайлырак һәм уңышлырак итәр өчен Иннополис университетында җитештерелә торган конвертопланнарны кулланырга була, дип тәкъдим итте югары уку йортының Ясалма фәһем институты директоры урынбасары Иван Никанов.

«Бу гибрид тибындагы аппарат. Ул дүрт электр двигателе ярдәмендә һавага күтәрелә, билгеле бер биеклеккә җиткәч, эчке янулы двигательгә күчә һәм 300 километрга кадәр оча ала. Кагыйдә буларак, конвертопланнар мониторинг бурычларын үти: җирдәге төрле кызыксыну объектларын билгели. Шулай ук аңа тепловизор урнаштырырга була, бу кешеләрне эзләү өчен релевантлы», — дип аңлатты ул.