Путин УНИКС президентын һәм «Зенит-Казан» генераль директорын бүләкләде
Уникс президенты – генераль директоры Евгений Богачевны III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләделәр, ә «Зенит-Казан» волейбол клубы генераль директоры Илһам Рәхмәтуллинга РФ атказанган физик культура хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган, документ хокукый актларны рәсми чыгару порталында урнаштырылган.
Богачев физик культураны үстерүгә, илебез спортын популярлаштыруга керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен орден белән бүләкләнде.
Рәхмәтуллин физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен мактаулы исемгә лаек дип табылды, диелә указ текстында.
Узган сезонда УНИКС, ЦСКАга оттырып, ВТБ бердәм лигасының көмеш призеры булды. «Зенит-Казан», үз чиратында, күптән түгел Мәскәүнең «Динамо»сын җиңеп, Россия суперкубогын яулады.