Новосибирск өлкәсендә «Сөмбелә бәйрәме» узды
Узган шимбә, 7 сентябрьдә, Новосибирск өлкәсе Колыван районында инде традициягә әйләнгән «Сөмбелә бәйрәме» район чарасы узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Юрт-Ора авылы кунакларны көзге фотозоналар һәм «Сөмбелә байлыгы» дип исемләнгән күргәзмә-ярминкәдә мул уңыш белән сөендергән. Ир-егетләр утын кисүдә ярышкан. Балалар һәм өлкәннәр Колыван районының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы активистлары үткәргән хуш исле капчыклар ясау буенча мастер-класста катнашкан һәм «Минем көзге авылым» темасына кәгазьдән картиналар ясаган.
Уеннарда, конкурсларда һәм мастер-классларда катнашучыларга «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе бик күп бүләкләр һәм призлар тапшырды, диелә хәбәрдә.