ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Миңнеханов белән Шадаев IT-өлкә өчен кадрлар әзерләү турында фикер алышты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев бүген «Казан Экспо»да старт алган Kazan Digital Week 2024 форумы кысаларында очрашу үткәрде.

«Яклар берничә мәсьәлә буенча фикер алышты, шул исәптән IT-өлкә өчен кадрлар әзерләү, почта элемтәсенең авыл бүлекчәләрен модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру, халык аз яши торган торак пунктларга интернет тоташтыру турында сөйләште», – диелгән ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Миңнеханов ассызыклаганча, гражданнарга уңайлы тормыш өчен почта хезмәте тотрыклы эшләү, сыйфатлы кәрәзле элемтә һәм интернеттан файдалану мөмкинлеге булу кирәк, шуңа күрә бу мәсьәләләр РФ Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе (аны ТР Рәисе җитәкли) кысаларында да карала.