Ветеринария академиясендә теракт әзерләнү турында хәбәрләр ялган булып чыккан
«Татар-информ»га билгеле булганча, Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария академиясендә янәсе теракт әзерләнү турында мессенджерларда таралган хәбәрләр ялган булып чыкты.
Ачыкланганча, студентларның берсе йөргән кызы белән ачуланышкан һәм аның дус кызлары белән элемтәгә кермәкче булган. Алар исә егетнең сүзләрен дөрес аңламаган һәм теракт әзерләнү турында паника тараткан.
Урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгән. Югары уку йорты җитәкчелеге белән бергә алар парның дуслары белән элемтәгә кергән. Алар теракт әзерләнү турында мәгълүматның ялган булуын раслаган, егетнең кызы белән аерылышуны авыр кичерүе һәм параларга бармаска булуы турында әйткән.