ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан - Россиянең цифрлы трансформациясе лидерларының берсе

0

Татарстан - илебезнең цифрлы трансформациясе лидерларының берсе. IT-тармак үсешенә «Цифрлы икътисад» илкүләм программасын гамәлгә ашыру аеруча зур өлеш кертте. Бу хакта Kazan Digital Week 2024 халыкара форумының пленар сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Ил Президенты Владимир Путин ярдәме белән программа кысаларында масштаблы чаралар гамәлгә ашырыла. Тиз интернетка 10,5 меңнән артык социаль учреждение тоташтырылган, цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча шактый эш алып барыла: бүгенге көнгә республикадагы йорт хуҗалыкларының 86 проценты киң полосалы интернет белән тәэмин ителгән. Соңгы өч елда гына да 300 меңнән артык йорт хуҗалыгы оптик тиз интернет белән тәэмин ителгән. Без һәр кешенең мәгълүмат, дәүләт һәм финанс хезмәтләреннән тиз файдалануына омтылабыз», - дип сөйләде Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан – илдә гражданнар барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу мөмкинлеге булган беренче төбәк, шуның нәтиҗәсендә бу хезмәтләрне күрсәтү срогы сизелерлек кимеде һәм алар халык өчен уңайлырак булды. Киләсе этап - оешмаларга һәм күп функцияле үзәкләргә бармыйча хезмәт күрсәтү, шулай ук онлайн системаны гамәлгә кертү, дип өстәде Татарстан Рәисе.

Ул республика учреждениеләренең безнең илдә ясалган «Астра Линукс» операцион системасына күчүенә аерым игътибар бирде. Татарстанда бу юнәлеш буенча зур эш алып барыла һәм ел ахырына кадәр 140 мең эш урыны шуның белән җиһазландырылачак.

РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев та Татарстанда IT-тармакның үсешен билгеләп үтте.

«Татарстан соңгы дүрт елда IT - тармак үсеше буенча илдә өченче урында тора. Бу базарда республика компанияләренең карарлары күләме өч тапкырга артты. Моннан тыш, төбәк Россиядә IT-компанияләрнең төп капиталында алда бара», - дип белдерде министр.