ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәгеннән ике кеше үлгән

0

Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәге авыруыннан ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы җиткерде.

«Бу авырудан ике үлем очрагы расланды», – диде чыганак.

«Татар-информ» авыруның ничек узуы, аңа нинди симптомнар хас булуы һәм инфекциядән ничек сакланырга кирәклеге турында җентекләп хәбәр иткән иде. Бизгәк авыруының беренче очраклары быел июль уртасында теркәлә башлады.