ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Миңнеханов Татарстан айтишникларын мәгълүмат системалары ясауда катнаштырырга тәкъдим итә

0

«Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектын формалаштыру буенча федераль дәрәҗәдә эш төгәлләнә, аерым алганда, региональ һәм муниципаль хакимият органнары өчен 10 мәгълүмати система булдыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумында әйтте.

«Максут Игоревич, Сездән республика вәкилләрен үрнәк мәгълүмати системалар булдыру буенча эш төркемнәре составына кертүегезне сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаевка.

Аның сүзләренчә, Татарстанда әлеге юнәлешләр буенча перспектив эшләнмәләр һәм компетенцияләр бар.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар илнең «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек стратегик үсешнең уннан артык юнәлешен үз эченә ала. 29 февральдә Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда дәүләт башлыгы «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» яңа илкүләм проектларын игълан итте.