ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанда Танк училищесы җитәкчесенең элеккеге урынбасарын үтерелгән килеш тапканнар

0

Кичә Казан үзәгендәге Япеев урамында урнашкан йортларның берсендә Казан югары танк училищесы җитәкчесенең элеккеге урынбасары Валерий Хахин мәетен тапканнар.

Хахинның гәүдәсендә пычак белән ясалган җәрәхәтләр табылган, мәет җәймәгә төрелгән булган. Аны хатыны Мария Горшунова тапкан.

«Россия Танкистлар берлеге» мәгълүматлары буенча, Валерий Хахин 1977 елда Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган. Ул Германиядә совет гаскәрләре төркемендә танк взводы командирыннан Казан югары танк команда училищесы җитәкчесенең кораллану буенча урынбасарына кадәр хезмәт юлы үткән.

«Татар-информ»га билгеле булганча, узган шимбә Валерий Хахин Танкистлар көнен (быел 8 сентябрьдә билгеләп үтелде) бәйрәм итү өчен элеккеге хезмәттәшләре белән очрашкан булган.

Соңыннан ни булганын тикшерү ачыклый.