ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Тукай клубында «Әдәби марафон – 2024» проекты әдәби әйдаманнарын бүләкләү тантанасы үтте

0

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында «ӘдәбиМарафон – 2024» проекты әдәби әйдаманнарын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр актив әдәби әйдаманга Берлекнең рәхмәт хатлары, Татнетны үстерү фонды һәм Белем радиосы белән бергә әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Тантанада язучылар һәм шагыйрьләр татар әдәбиятын үстерүдә зур хезмәт башкарган әдәби әйдаманнарга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, татар әдәбиятын тагын да ныграк популярлаштыру темасына китап укучылар белән бергә фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.