Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week 2024 халыкара форумына старт бирде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week 2024 халыкара форумына старт бирде. Чарада төрле илләрдән якынча 16 мең кеше катнаша.
«Kazan Digital Week форумы инде бишенче тапкыр уздырыла. Бу вакыт эчендә ул мөһим дәүләт карарларын эшләп чыгарганда эшлекле даирә белән элемтә каналына әверелде. Без форумның 10 төп тематикасын саклап кала алдык. Барлык чараларның да игътибар үзәгендә цифрлы сервислар, программа белән тәэмин итү, югары технологияле продукция эшләү һәм җитештерү буенча гамәли алымнар булачак. Санкцияле чикләүләр шартларында бу мәсьәләләр аеруча зур әһәмияткә ия», - дип искәртте Миңнеханов.
Ул Kazan Digital Week форумына федераль статус биргән өчен Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга рәхмәт белдерде, бу чит ил ведомстволары, фән һәм бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде.
«Форум мәйданчыклары безнең казанышларны һәм безнең алда торган бурычларны объектив бәяләргә һәм хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк», - дип йомгаклады чыгышын Татарстан Рәисе.
Җавап сүзе белән чит ил делегацияләре вәкилләре чыгыш ясады. Беларусь Республикасы Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Анна Рябова Татарстанга кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм ТР вәкилләрен ТИБО технология форумына чакырды.
«Тугандаш Беларусьтан зур сәлам. Минем беркайчан да Казанда булганым юк иде, әмма бик буласым килә иде. Без үзебезне монда өйдәге кебек хис иттек. Безнең илләр арасындагы багланышлар үсәчәгенә бик ышанам. Безгә Kazan Digital Week форумында катнашу бик кызыклы, һәм сезне безнең ТИБО технологик форумына чакырырга телим. Тәҗрибә белән уртаклашырга һәм ниндидер яңалыкка өйрәнергә без әзер», - дип белдерде Рябова.
Сәламләү сүзләреннән соң мәртәбәле кунаклар тантаналы рәвештә форумны символик төймәгә басып ачтылар, чара мәйданчыгында DIGITAL дигән зур язу кабынды.