Миңнеханов Kazan Digital Week күргәзмәсен карады
Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week 2024 халыкара форумында Россия һәм чит ил цифрлы продуктлары яңалыклары күргәзмәсен карады.
«4 мең квадрат метр мәйданлы күргәзмә экспозициясендә 140тан артык стенд тәкъдим ителгән, аларда 200дән артык алдынгы IT-компания үзләренең цифрлы чишелешләрен күрсәтәчәк», — дип билгеләп үтте форумны ачканда Миңнеханов.
Экспозиция Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәге павильоннарының берсендә урнашкан һәм кешеләр тормышының барлык өлкәләреннән диярлек цифрлы форматтагы төрле продуктларны: яңа мобиль кушымталардан башлап космик тармак өчен чишелешләргә кадәр үз эченә ала.
Иң масштаблы экспонатларның берсе торбаүткәргечтә газ чыгуны билгеләү өчен космик җайланма макеты булды. «Газпром космик системалары» фәнни-техник советы секретаре Владимир Лазутин сүзләренчә, аппарат космостан газүткәргечтә 1,5 мм зурлыктагы тишек табарга сәләтле.
Лазутин шулай ук аппаратның тулысынча үзебезнең ил материалларыннан җыелганлыгын әйтте. Әлеге җайланманы 2027-2028 елларда «Байконур» космодромыннан эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
Тагын бер кызыклы эшләнмәне Пермь крае тәкъдим итте - ул аралашу өчен эшләнгән робот булды. Җайланма яхшы итеп эшләнгән йөз мимикасы һәм тавышы булган кеше рәвешендә ясалган. Әлеге робот үзе турында сөйли, берничә кызыклы фактны яңгырата, селфи ясый ала, шулай ук аның белән сөйләшергә, җыр җырлавын сорарга, аңардан шигырь сөйләтергә мөмкин.
Моннан тыш, компанияләр сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, пилотсыз транспорт өлкәсеннән төрле цифрлы продуктлар һәм, әлбәттә инде, ясалма интеллект кулланган эшләнмәләр тәкъдим иттеләр.
